ХЛОРЛЫ с. Хлор кушылган, составында хлор булган. --- вагоннарны, чатырларны, кешеләрнең урын-җирләрен, кухняны, ашау-эчү, юыну-йөрү урыннарын – бөтен җирне хлорлы известь белән дезинфекцияләп чыктылар. Н.Фәттах. Нитрат эремәсенә аш тозы салсаң, хлорлы көмеш барлыкка килә дә төпкә утыра. Т.Әйди |