ХЛОРЛА’У ф. махс. 1) Органик яки органик булмаган матдәләрнең молекулаларына хлор кертү. Нитрометанны хлорлаган вакытта нинди матдә барлыкка килә? Органик химия 2) Хлор ярдәмендә зарарсызландыру. Моннан тыш, суны хлорлаганда, анда 40 төр нык зыянлы матдә барлыкка килә, шул исәптән хлороформ, дихлорметан, дихлорэтан. Кызыл таң. Депутат комиссиясе утырышында «Санэпиднадзор» вәкиле, безнең Түбән Кама шартларында эчәк инфекциясе таралмасын өчен, эчәр суны хлорлаудан башка чара юклыгы һәм аның альтернативасы булмавы хакында белдерде. Туган як 3) Хлорлы матдәләр кулланып дезинфекция ясау. Профилактик-дезинфекция бүлеге тарафыннан ел саен, халыкны геморрагик бизгәктән саклау өчен, 760600 кв. метрдан артык мәйдан эшкәртелә, 140 тан артык йогышлы авыру чыганакларын эшкәртү үткәрелә, 106 су башнясы хлорлана ---. Хезмәт даны Хлорлап кую Алдан ук хлорлау. Суны хлорлап куйган иде Хлорлап тору Даими рәвештә хлорлау, гел хлорлау. Бассейнны вакытында хлорлап торырга кирәк Хлорлый башлау Хлорларга тотыну. Шуннан соң, төрле чирләр таралмасын өчен, эчәр суны хлорлый башлыйлар. Кызыл таң Хлорлый төшү Элеккегә караганда күбрәк хлорлау; тагын бераз хлорлау. Идәнне көн саен юа торган булып китте, суын хлорлый төште ---. Идел |