ХЛОР и. гр. хим. Яшькелт сары төстәге химик элемент; дезинфекция чаралары, химик корал җитештерү һ.б. өчен кулланыла торган тын будыргыч газ. Һәр көнне шул биш катлы бинаның ишекләрен ачып керә Рәшит, чиста итеп юылган, хлор, дару исе аңкып торган озын коридорлардан үтә. Р.Габделхакова. Шунда ук хлор катыш дару исе борынын ярып керде, куллары үзен уратып алган ниндидер чыбыклар арасында буталды. Х.Ширмән |