ХИТ-ПАРАД и. ингл. Тыңлаучылар, укучылар тарафыннан сайланган иң әйбәт башкаручылар; аеруча популярлык яулаган җырлар, китаплар һ.б.ш. исемлеге. Шулай итеп, хит-парадыбызның җиденче баскычында Илһам Шакиров булды. А.Хәмзин. «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Кәеф ничек?» хит-парадында Салават Фәтхетдинов башкарган «Юлчы» дигән җырны атна саен тыңласам да, соңыннан һәрвакыт ниндидер тирән хисләр дөньясына чумам. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә