ХИТА’П ИТҮ ф. Сүзне юнәлдерү, мөрәҗәгать итү, эндәшү. Кызның атасы сарай халкына хитап итеп: – Минем дәртемә бер чара итмәк кирәксез, вә илля күп зарар күрерсез, – дип, гайрәт белән үзен һәлак итмәк эстәде. К.Насыйри. Шунысы кызык: гүя ул үзе түгел, үтергән өчен хөкем итүчеләр гаепле, шәһәрдән чыккач, Аллага хитап итеп, болай ди: «И Ходаем, мине бу миһербан-шәфкатьсез халыктан коткара күр». Г.Гобәй |