ХИТАП и. гар. Кемгәдер юнәлдерелгән, адресланган сүз яки язу, мөрәҗәгать. Алланың бу хитабы гүяки ике адымлык җирдә генә суккан яшен шикелле яңгырап китте. Г.Тукай. Дөрес, күп кенә газеталар, мәсәлән, «Көрәш» (Уфа), Исмәгыйль Рәмиев күзәтүенчә, «мөмкин кадәр әзер материал, декрет, карар, хитап, игъланнар белән тулып чыга иде». И.Низамов |