ХИТ и. ингл. 1. 1) Билгеле бер вакыт аралыгында аеруча популяр булган җыр. Киләчәктә әле хитлар булырдай яңа җырлар язу хыяллары да бар Лилиянең. А.Галимов. Хәния Фәрхи башкарган «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Кайтам әле Әлдермешкә», «Утыр әле, әни, яннарыма» җырлары мәңгелек хит булып халык күңелендә урын алды инде. Акчарлак

2) Аеруча зур уңыш казанган, халык тарафыннан яратып кабул ителгән сәнгать әсәре (фильм, китап, спектакль һ.б.ш. тур.). Күпләр фикеренчә, үткән елның хиты булырлык, ягъни иң күп сатып алынган һәм иң күп укылган китапның берсе, һичшиксез, «Зөләйха күзләрен ача» китабы. Л.Галиева

2. с. мәгъ. Бик популяр, танылган, күпләргә таныш. Мәсәлән, актёр, сәхнәдә төп рольне уйнап, яисә җырчы, хит җыр башкарып, халык арасында танылу яулый икән аның фикере буенча «ул иң шәбе». Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә