ХИСЧӘН с. Хискә бирелүчән, сизгер, хисле. Исеме бер сулыш белән, йөрәк түреннән чыккан наз белән әйтелә торган, якты карашлы, ачык холыклы, моңлы һәм хисчән авыл кызы явызлыкка каршы беренчеләрдән булып күтәрелгән икән һәм һәлакәтен дә башын югары тотып каршы алган икән – бу аның табигатенә шулкадәр туры килә! М.Маликова. Элекке оялчан, хисчән, елмаеп кына тора торган мөлаем кыз урынында бөтенләй бүтән Гөлсинә... Р.Мулланурова |