ХИССИ с. гар. 1) Хисләр өлкәсе белән бәйле, эмоциональ. Халык җыры – бөек шигърият әсәре ул. Р.Яхин. Абдуллиннарның татар җырларын хисси яктан бай һәм тәэсирле итеп, моңны тирән тоеп җырлауларына соклана. Т.Әйди. «Анда иксез-чиксез хисси байлык, моң, хикмәтле, сурәтле фикерләр, тел бизәкләре тулып ята...» – ди ул үзенең бер язмасында. Р.Фәйзуллин 2) Хискә бай, хис тулы. Белмим, хисси романнар бик күп укыганга, белмим, җитдирәк китаплар укыганга, белмим, башымнан төрле эшләр кичеп, балалыктан кешелеккә күчкәнгә, мәхәббәт, гыйшык кеби нәрсәләргә бик аз ышана идем. Г.Исхакый. Әти, пнимаете ли, тормыштан бер адымга артка калып бара, яраткан улының хисси дөньясын, тәвәккәллеген аңларга теләми. Т.Галиуллин 3) Лирик. Хәзергә бу мәсьәләне калдырып торып, хисси җырларыбызга күчмәкче булам. Г.Рәхим. Бер рәхәтләнеп Илһамны тыңларга дип җыелган халык шагыйрь Моррисның хисси шигырьләрен тыңлый-тыңлый тинтерәде. Х.Ибраһим 4) күч. Хисле, серле, үзенчәлекле; матур хис-тойгылар уята торган. Туган тел үсәр Гөлдә ачылып. Гөлдә – таң нуры – Хисси алсулык... Ф.Гыйззәтуллина. Ак карлар эз сала җиргә, Бураннары – хисси. Кыш, кулына каурый алып, Тәрәзәне бизи. Р.Сәлах |