ХИССЕЗЛӘНҮ ф. 1) Бернәрсәгә дә исе китмичә, йөрәгенә, күңеленә тирән алмыйча гына, битараф карый торган булу. Күңле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп ---. Г.Тукай 2) күч. Рәхимсезләнү, миһербансызга, шәфкатьсезгә әйләнү, кырыслану, усаллану. Җавап заманның хиссезләнүендә, моңсызлануында булса кирәк. Ватаным Татарстан Хиссезләнә бару Торган саен күбрәк хиссезләнү. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки барыбыз да хиссезләнә барабыз. Кызыл таң Хиссезләнә башлау Хиссезләнү билгеләре сизелү. Хиссезләнә башлаган күңелләрне уятып кара син! Мәйдан Хиссезләнә төшү Бераз хиссезләнү, тагын да күбрәк хиссезләнү. Әйе, авыр сынаулар аны үзгәрткән, ул инде элеккеге көләч егет түгел, --- чәчләре агарган, тагын да боеккан, хиссезләнә төшкән. М.Вәлиев Хиссезләнеп бетү Тәмам хиссезләнү. Хиссезләнеп беткән хисапчылар санамаган сине кешегә. З.Мансуров Хиссезләнеп калу Билгеле бер вакыттан соң яки билгеле сәбәпләр аркасында хиссезләнү. Җан шифасы була күрешү – Хиссезләнеп калса күңелең. Ф.Исмәгыйлева Хиссезләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында хиссезләнү. Хиссезләнеп йөргән чакларымда Син очрадың кабат юлымда. Э.Сафина Хиссезләнеп тору Әле, хәзер хиссезләнү, соңгы вакытта хиссезләнү. Хиссезләнеп торырга вакыт юк, тимерне кызуында сугарга кирәк иде ---. Идел |