ХИССЕЗЛӘНДЕРҮ ф. Хиссез итү, хиссезгә әйләндерү, күңелен тупасландыру, битараф итү; хиссезгә, битарафка, шәфкатьсезгә әйләндерү. Кешене хиссезләндереп, уй-гамен йокы казармалары арасында адаштырган, күндәм бер мәхлукка әверелдергән сөмсез архитектура үрнәкләре бөтен республикаларга җәелде. М.Галиев. Ә бит технологик бәйләнешләр кешеләрне хиссезләндерә, уйлау сәләтебезне саектыра. Шәһри Казан Хиссезләндерә башлау Хиссезләндерергә керешү. Карагыз әле сез кешеләргә, --- заман безне чынлап та хиссезләндерә башлады. Сөембикә Хиссезләндереп бетерү Тәмам хиссезләндерү. Бу гаджетлар балаларны хиссезләндереп бетермәс дип кем әйтә ала?! Л.Вәлиева |