ХИССЕЗ с. 1. 1) Хисе булмаган, бернәрсәгә дә исе китми торган, хис-кичерешләре булмаган. Хиссез ул, салкын ул, җансыз ул! Н.Гыйматдинова. Баланың инде танырлыгы калмаган, ул елый да, көлә дә белми торган хиссез һәм акылсыз бер мәхлукка әверелгән, ул инде яшәми, ә сантыйлар сабырлыгы белән әҗәлен көтә иде. М.Кәбиров 2) Бернинди хис тә чагылдырмаган, җансыз; битараф. Ниндидер уйсыз, хиссез бер хәлдә утырды ул. Г.Әпсәләмов. Җавабын да хиссез, коры тавыш белән тезеп салды: – Тумаган колынның билен сындырмыйлар. В.Имамов. Чыгыбрак торган зур бәбәкле, хиссез, салкын булып тоелган соры күзләре Таһирны үтәли тишәрдәй итеп баштанаяк сөзеп чыкты. Д.Булатова 3) күч. Бернинди хис уятмый торган; кызыксыз, күңелсез, салкын, ят. Өнебездә булсынмы, төшебездәме – аның назы һәм җылысыннан башка хиссез дөньяда итеп тояр идек үзебезне. А.Нәҗми. Хиссез өйне ялкын чорнап алып, Хыялларын ваклап яндыра, Ә җил карап тора. Ялкын, күккә кабып, Төнне караңгысыз калдыра. Б.Ибраһим 2. рәв. мәгъ. 1) Хискә бирелмичә, дулкынланмыйча, битараф рәвештә. Илле сигез елның күпме көннәрен аңсыз, хиссез, мәхәббәтсез, күңеле нурсыз килеш, җаны булганга гына кыймылдап, шуышып, газапланып үткәрде икән ул!.. А.Гыйләҗев. Туган туфрак, Ватан язмышы, аның данлы-шанлы һәм фаҗигале узганы турында хиссез язып буламыни! Р.Батулла 2) Бернинди хис чагылдырмыйча. Хат аның кулында әкрен селкенә, әмма тавышын сынып китүдән саклагандай, сүзләрне юри хиссез итеп, өзеп-өзеп кенә укый: «Абыем, син мине күргәч, – дип яза кыз, балаларча беркатлылык белән, – танымассың да инде ---». Ә.Еники |