ХИССА и. гар. иск. 1) Өлеш, кемгә дә булса тиешле күләм; пай. Мөәззин боларның яңа чапаннарын күргәч үк, чапаннар янына килеп: «Минем хиссам кая? Мин – мәхәллә мөәззине, мине ник өлештән калдырасыз?» – дип орышырга тотына. Г.Исхакый. Мөселман хиссасына төшәчәк микъдар мөселманнарның үзләренә бирелер. Фәнни Татарстан

2) Нәтиҗә; кыйссадан алынырга тиешле гыйбрәт, мораль. Башым – тубал, чыгарыйм соң Бу кыйссадан нинди хисса?! Р.Идиятуллин. Мәҗнүн мәхәббәте турында сөйләгән «кыйссадан хисса» чыгарыла. Л.Мөхәммәтҗанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә