ХИСЛЕЛЕК и. 1) Эмоциональлек, хискә бирелүчәнлек. Ул кул-битләрен чылатты да, күптәннән көткән морадына ирешкән хислелек белән, тагы да: – Гаҗәп! – диде. И.Юзеев. Тик шулай булса да, хислелеге, уйчанлыгы, хәтта сагышы белән сөйкемле, мөлаем үзе... М.Маликова 2) Тәэсирлелек, хис уяту үзлеге. Алар хикәяләүгә хислелек, лиризм, моңлы музыкальлек аһәңнәре бөркиләр. Ф.Хатыйпов. Мәгънәне тирәнәйтү, образлылыкны көчәйтү, хислелекне арттыру максаты белән, ул борынгы төрки теленнән килгән формаларны мул куллана. Кызыл таң 3) Хис белән сугарылган булу, бай хисләр чагылдыру. Н.Фәттах, Ә.Еники кебек әдипләребез аның иҗатының хислелеген, тәэсирлелеген таный һәм нәкъ шуны әдибәнең зур үзенчәлеге дип саный. Р.Рахман |