ХИСЛЕ с. 1. 1) Хискә бай, хисчән, хисләргә бирелүчән, эмоциональ (кеше тур.). Менә сез – импульсивный, хисле, тәэссоратларга сизгер җан. А.Гыйләҗев. Шагыйрь иде, нечкә күңелле һәм хисле кеше иде, мәрхүм... З.Мифтахов 2) Хис, тойгы белдерә торган; хис тулы. Үзләре хисле, дәртле шаян җыр җырлыйлар, ә күз карашларында – сагыш, йөзләрендә, кемгәдер үпкәләгәндәй, караңгылык чалына... В.Нуруллин. Синең хисле, якты хатыңны алгач, шигырь яздым бит әле. З.Мәхмүди 3) күч. Кемдәдер хис уяткан, кем өчендер хис чыганагы булган; хискә бай; серле, үзенчәлекле. Хисле май ае иде ул... Р.Харис. Кулы тиде кебек шунда хисле тәнемә... Ф.Яхин 2. рәв. мәгъ. Хис белән; тәэсирле итеп, хис-кичерешләргә бай итеп. Барысын, якташ, хисле язгансың; Ләкин өмет өзмә; Өзәрбез дә дошман боҗрасын, Чыгарбыз бер без дә. Г.Хуҗиев. Иске танышлар бик хисле итеп күрешәләр. Р.Батулла |