ХИСЛӘНҮ ф. Хискә бирелү, хискә чуму. – Рәхмәт, – дип сузды хисләнгән Рамилә. М.Маликова. Айның тулган чакларында ул элегрәк тә хисләнә, иләсләнә, йоклый алмый изалана иде. Р.Мулланурова Хисләнә бару Акрынлап, торган саен хисләнү. Егет, аның саен хисләнә барып, сүзен дәвам итте: – Исеңдә тот: бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә, син килгәнче, беркая китми көтеп утырачакмын. И.Диндаров Хисләнә башлау Хисләнү билгеләре сизелү, күренү. Кулыңа тотуга хисләнә башламагач, геройлары белән кайгырмагач-cөенмәгәч, күңелеңә хуш җирләрен кайта-кайта укымагач, шушы да булдымы китап уку! Р.Фәйзуллин. Болай да артык хисләнә башлаган йөрәк әллә нишли, күңел түрендәге истәлекләрне яңартырга тотынасың. Кызыл таң Хисләнә төшү Бераз хисләнү; тагын да хисләнү. Бу җырны тыңлап тагын да хисләнә төштем, күзләремә яшь килде, чынлап та, бик сагынганмын икән туган ягымны ---. Мәйдан Хисләнеп алу Берара, бераз гына хисләнү. Ачык тәрәзәдән башымны тыгып, шулар белән хисләнеп алдым да, юрганымны бөркәнеп, йокы ләззәтенә чумдым. Ч.Шакирова Хисләнеп бетү Тәмам, бик нык хисләнү; бик нык хислегә әйләнү. Югыйсә кайбер авторлар, тәмам хисләнеп бетеп, балачак шуклыкларын – күрше бакчасына кыяр чәлдерергә керү кебек вак-төяк хатирәчекләрен дә укучыга сөйләүдән тайчанмыйлар. Ф.Бәширов Хисләнеп йөрү Озак вакыт хисләнгән халәттә булу. Менә шундый уйлар белән хисләнеп йөргәндә, бер атна да үтмәгәндер, җирдән көткәнне Ходай Тәгалә миңа күктән бирде. Р.Зарипов. Алай хисләнеп йөрергә вакыт юк безнең. Ватаным Татарстан Хисләнеп китү Кинәттән, көтмәгәндә хисләнү. Хисләнеп китеп, «өйләренә барыйммы әллә» дип уйлаган идем, акылым «барма, йөрмә» дип тыйды. А.Гыйләҗев. – Мең рәхмәт, башыңа андый фикер килгәне өчен! – диде Фәләх һәм, хисләнеп китеп, аны үбеп тә алмакчы иде, ләкин Гасимә бармагын ирен турына куеп: – Т-с-с-с, ярамый, иптәш Мөхәммәтов, әнә безне күреп торалар анда! – дип читкә тайпылды. В.Нуруллин Хисләнеп тору Хәзер, әле хисләнү; әледән-әле, һәрвакыт хисләнү. Дөресрәге, анда кереп, балконнан дөньяны күзәтеп, хисләнеп торырга вакыт калмый иде. М.Садыйков. Егет аны иелеп ала, яңагына куеп, хисләнеп тора, аннары үз тәненә куеп, таманлыгын карый... Г.Гыйльманов Хисләнеп утыру сөйл. к. хисләнеп тору. Безгә дә бәйрәмнән соң озак хисләнеп утырырга туры килмәде. Безнең гәҗит |