ХИ’С ИТҮ ф. 1) Күңел белән сизү, нинди дә булса хис тою, тойгы кичерү. Рөстәм саклык өчен дөресен әйтмәде һәм шуңа күрә үзен уңайсыз хис итте. Г.Кутуй. Мин бүген тора торыштан рух төшенкелеге, эч пошу хис иттем. Г.Рәхим

2) Күз алдына китерү; үзен билгеле бер җирдә, вакытта дип уйлау һәм шундагыча тою, шул җирдә, урында яки вакыттагы кебек рухи халәттә булу. Ә киләчәкне күрү, шуны күрәм дип хис итү иң авыр минутларны да җиңел һәм күркәм итә. Г.Кутуй. Зәйтүнә үзен нәкъ Индиядә кебек хис итәргә тиеш. Г.Каюмов // Үзен шул җирдәге, урындагы кебек тоту. Мусага да: «Үзеңне биредә өеңдәге кебек хис ит», – диделәр. Г.Әпсәләмов

3) Уйлау, күз алдына китерү; үзен ниндидер яки кемдер дип исәпләү; үзен шулай тою. Ләкин сез үзегезне әсир итеп түгел, ә минем коллегам дип хис итегез. В.Нуруллин. Уналты тиенне учына йомарлап кибеткә барганда, аннан ипи күтәреп кайтканда үзен иң бай кеше итеп хис иткән малай өчен бу – башка сыймаслык зур акча иде. А.Әхмәтгалиева

4) Төрле хисләр тою, хис-кичерешләрне аңлау, хисләр дөньясында яшәү. Матур әдәбият, сәнгатьнең бер төре буларак, хис итәргә этәрә, рухи баета, укучысының рухын тәрбияли. А.Әхмәдуллин

5) Сәламәтлеге, физик һәм рухи халәтенә бәйле рәвештә үзен билгеле бер дәрәҗәдә, хәлдә сизү, тою. Шушы егылудан соң ул үзен байтак вакыт бик начар хис итә. А.Хәсәнов. Зур кайгы булып узганнан соң гына кайберәүләр үзләрен начар хис итүләрен, кайберләренең йөрәкләре кысуларын, кайберләренең кинәт кенә авырсынып, күңелсезләнеп китүләрен искә төшерделәр. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә