ХИСАПЧЫЛЫК и. 1) Исәп-хисап алып бару эше; бухгалтерия. Минем урынга калган бер яшь кенә кыз хисапчылык эшен юньләп алып бара алмагач, кырык икенче елда аның урынына Сәкинәне куйганнар, һәм ул әле дә шул эшендә эшли иде. В.Нуруллин. Хисапчылыкка махсус укыган кеше түгел бит Сәетгәрәй, әллә исәп-хисапны бутап бетергән, әллә инде... Р.Төхвәтуллин 2) Исәп-хисап эшләренә өйрәтә торган фән, предмет; бухгалтерия . Моннан тыш, хисапчылык, техник исәп-хисап һәм смета фәннәре укытылуын искә алсак, төзелеш-техник училищесында хәзерге университетның күпчелек белгечләренә, аның эшчәнлегенең күп юнәлешләренә нигез салынганлыгын күрәбез. Фән һәм тел 3) Хисапчы булу; хисапчы һөнәре. Ярар алайса, син дигәнчә булсын: хисапчылык ошамый икән, эшкә фермага барырсың. Н.Әхмәдиев. Либераль бай Хөсәенов конторында хисапчылык итә. К.Кәримов |