ХИСАПЧЫ и. 1) Җитештерү тармагына караган предприятиедә башкарылган эш күләмен, эшче санын теркәү һ.б.ш. гади хисаплау эшләрен алып баручы хезмәткәр. Әти, шахтага төшеп, күмер чокый, әнием күмер озату станциясендә хисапчы булып урнаша. З.Хәким. Унынчыны бетергәч тә, сәләтен күреп, фермага хисапчы иттеләр (мәктәпкә күчкәнче, Яңыл шул эштә эшләде), шуннан ул тиз үрләде. Р.Камал 2) Бухгалтер. Дөрес, Мөнирҗан атлар карарга иртәрәк кузгала, аны озатып күп тә үтми, хисапчы да колхоз идарәсенә тырт-тырт атлап китеп бара. Н.Әхмәдиев. Сабакташларым, чират белән, хыял иленең капкасын шакый: әнә берсе, юрист, ди, икенчесе – хисапчы, өченчесе... Н.Гыйматдинова |