ХИСАПСЫЗ с. 1. Бик күп, иксез-чиксез, исәпсез, бихисап, исәбе юк. Зур шәһәр хисапсыз утлары белән җемелди, мең төрле серне, катлаулы йөрәкләр тибешен чагылдыргандай булып күренә иде. М.Маликова. Кендек әби, Гөлҗәүһәрнең тәнендәге хисапсыз кара янган урыннарны күреп: «Һай, балакаем, ни хәлләр түзәргә кирәк. Күпме бәби кабул итеп, мондый җәбер кичергән хатын-кызны беренче күрәм», – дип аптырап калган. Г.Галиева

2. рәв. мәгъ. Гадәттән тыш, бик, искиткеч күп. Сугыш беткәннән соң аның күкрәгендә значоклар, медальләр хисапсыз күбәйде. Р.Батулла. Ул очракта һәр ике яктан югалтулар хисапсыз булачак. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә