ХИСАПЛЫ с. 1. 1) Хисапка, исәпкә алынган, төгәл исәбе булган, саналган. Хисаплы мал җуелмас. Әйтем

2) Акча һ.б. нәрсәләр белән исәпләп, уйлап эш итә торган; экономияле. Хисаплы кеше

3) күч. Чикле, санаулы, исәпле; аз, кадерле. Өй эчендә сөйләшеп утырырга бер дә таныш кеше булмаганга, мавыгып утырырга эш тә булмаганга, үткәргән вакытлары бик хисаплы, минутлары берлән билгеле иде. Г.Исхакый. Хисаплы ул шикәрне мин әти-әнидән урлап ала идем. Р.Батулла

2. и. мәгъ. Исәп-хисап ярата торган, акчаның, малның кадерен белә, исәпләп тота торган, экономияле кеше. Хисаплының малы исәпле. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә