ХИСАПЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. хисаплау. Үзе генә санамады, хезмәттәшләре дә хисаплашты

2) сөйл. Кем белән булса да исәп-хисап ясау; исәп-хисап эшләрен өзү, санашу: кирәк кадәр түләү. – Ярый алайса, соңыннан хисаплашырбыз, ихтыярың, дип, кесәсеннән тартып чыгарган кулын Гыйлемханга сузды җитәкче. Р.Мөхәммәдиев. Шунда ук хисаплашырга кесәңдә сәмәнең булмаса, я очкычыңны бикләп куялар, я чалбарыңны салдырып калдыралар. Р.Ибраһимов

3) күч. Билгеле хәлләрне, шартларны, тәртипләрне игътибарга, исәпкә алу; исәпләшү. – Бу хәл белән дә хисаплашмый чарабыз юк, кадерлеләрем, – диде. А.Хәсәнов. Алар белән хисаплашмау, йомшак кына әйткәндә, акыллылык галәмәте түгел. Р.Батулла

4) күч. Үч алу. Вакыты җиткәч хисаплашу

Хисаплаша башлау Хисаплашырга тотыну; билгеле бер моменттан соң хисаплашу. Ул әдәп өчен генә Баһадурның тәкъдимен кире кагып маташса да: «Эһе, минем белән хисаплаша башладыгызмы? Шулай ул!» дип уйлап алды. Ф.Абдуллин

Хисаплашып алу Тиз арада хисаплашу. Хисаплашып алганнан соң бер-берсенә серле караш ташладылар да сөйләшми генә эшләрен дәвам иттеләр. М.Вәлиев

Хисаплашып бару Даими, системалы хисаплашу. Кирәкми дә, әгәр кеше, бер игелек кылган саен, мин болай иттем, мин тегене эшләдем дип хисаплашып барса, кылган гамәлләренең бер савабы да калмаячак. З.Мурсиев

Хисаплашып бетерү Хисаплашуны төгәлләү. Быел тракторларны 50 процент бәядән җибәрмәкче булабыз, киләсе елда программа яңадан торгызылгач, республика завод белән хисаплашып бетерәчәк. Ватаным Татарстан

Хисаплашып йөрү Әле, хәзерге вакытта хисаплашу; озак вакыт хисаплашу. Элек эшләгән оешма белән хисаплашып йөреп күпме вакытың әрәм булды ---. Идел

Хисаплашып кую Алдан хисаплау. – Шул вакытта ук хисаплашып куясы калган, – дип көрсенде егет. И.Нуруллин

Хисаплашып тору Әле, хәзер хисаплашу; даими яки әледән-әле хисаплашу. Бай яктан шактый акча белән кайткан иде ул, бәясе-ние белән хисаплашып тормыйча, чувашлардан бер еллык печкән үгез дә алып суйды, күрше базардан бер-ике капчык алабута оны белән ярты капчык арыш оны, тагын күпмедер тары да алып кайтып бирде. Ә.Еники. «Без бит инде бертуган күк, туганнар хисаплашып торамыни», – дип, мин дә каршы яздым, ләкин: «Кал, китмә, бездә тор», – дигән сүзләрне өстәмәдем. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә