ХИСАПЛА’У ф. 1) Санау, исәпләү, исәбен билгеләү, исәбен алу. Малайларның атларын кая бастырып тарттырырга кирәклеген чамаладык, исәпләдек, хисапладык. А.Гыйләҗев. Күңеленнән ниләрдер хисаплый, үлчи иде кебек ул. Р.Мөхәммәдиев 2) Санап чыгару; нәрсәне дә булса исәпләп чыгарып билгеләү. --- Үзәк Комитет секретаре ялгап алып китте: – Шулай булгач, без биредә хисапладык, итен дә, сөтен дә күбрәк сатачаксыз. Ф.Садриев. Ак бабай нидер хисаплады да, һич шикләнмичә, кодлы йозакның уң күзенә ике тапкыр басты. Р.Нуруллин 3) Үзеннән алда килгән сүзләр белдергәнчә санау, уйлау; кем яки нәрсә дип уйлау, исәпләү, билгеле фикердә булу. Үзен эшкә тотынган хисаплый. Ф.Әмирхан. Үзен татар дип хисаплаган кеше башына шундый түгәрәк түбәтәй кигән. Б.Рәхимова Хисаплап алу Кыска гына вакыт эчендә хисаплау. Бай да, күп файданы күргәч, бик кәефләнеп, биш мең данә алтынның хәзерге базарда утыз җиде мең ярым сум, өч мең көмеш өч мең сум – җәмгысы кырык мең биш йөз сум булачагыны «зирәк»леге аркасында тиз генә хисаплап алды. Г.Камал. Һәм үз-үзенә ышанмады, тагы бер мәртәбә хисаплап алды. Ф.Хәбибуллин Хисаплап бетерү Хисаплауны төгәлләү. Әй Идел, Идел! Синең тәнебезгә һәм рухыбызга биргән бөтен игелекләреңне әйтеп бетерерлек сүз, хисаплап бетерерлек сан бар микән?! Р.Фәйзуллин. Кызганычка каршы, бабам йорт түбәсен ябуны төгәл хисаплап бетермәгән. Р.Зарипов Хисаплап йөрү Гел, һәрвакыт хисаплау; озак вакыт хисаплау. Әле сәхнә ачылганга кадәр үзен милләтпәрвәр, уен остасы дип хисаплап йөргән Хисами хакыйкатькә төшенә: ул профессиясе белән генә түгел, рухи яктан да артист түгел, гади бер приказчик икән ләбаса! Д.Заһидуллина Хисаплап карау Хисапларга тырышу, хисаплау тәҗрибәсе ясау. Сез аларга тагын бер кат төгәлрәк итеп хисаплап карарга кушыгыз. Р.Вәлиев. Үзенең узган юлын, маршрутын, тизлеген якынча чамалап, галушның очу траекториясен хисаплап карады. Җ.Юныс Хисаплап килү Күптәннән бирле даими рәвештә хисаплау. Биш ел хисаплап киләм, тик нәтиҗәсе син көткәнчә түгел. И.Гази Хисаплап кую Алдан хисаплау, хисаплап әзер итү. Хаты ничә көн эчендә барып җитәр дә, ничә көн эчендә җавап килеп җитәр – ул инде боларны көне-сәгате белән диярлек алдан ук хисаплап куйды. Р.Мөхәммәдиев. Безгә бу җәһәттән шәхси бизнестан сабак алырга кирәк, алар хезмәткәрне алмаштыруга караганда кабат әзерләүнең арзангарак төшүен күптән инде хисаплап куйдылар. Шәһри Казан Хисаплап ташлау сөйл. Тиз арада хисаплау. Көлдермә инде, алай гына мин дә хисаплап ташлыйм аны ---. М.Вәлиев Хисаплап тору Әле, хәзерге вакытта хисаплау; әледән-әле, даими хисаплау. Киләсе көз уңышын җыйгач, өйне бераз зурайта төшәргә, тагын бер почмак өстәргә, чамасы җитә калса, ак мунча тәвәккәлләргә хисаплап тора иде. А.Хәсәнов. Таза-таза ирләр, колак артына карандаш кыстырып, күпме икмәк кайтканны, киткәнне хисаплап торды. Р.Мөхәммәдиев Хисаплап чыгу Барысын да хисаплау; һәрберсен бер-бер артлы хисаплау Хисаплый бару Һәммәсен эзлекле рәвештә хисаплау Хисаплый башлау Хисапларга керешү. Әгәр аракы эчүдән чирләгән вакытларны хисаплый башласаң, ул ничә үлемнән калды икән? Ф.Садриев. Күп төймәле чутын алып, Инде хисаплый башлый: Саннарга саннарны куша, Ансын да тиздән ташлый. Ф.Тарханова Хисаплый китү Башка эш яки сүз уңаеннан гына хисаплау. Хисаплый китсәң, ул йөз меңлек гаскәр юллый ала иде. Р.Батулла |