ХИСА’П ИТҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса күләмен, санын һ.б. исәпләү; санау. Өч-дүрт көне үткәч кайта җыеннан әйләнеп, Хисап итеп карасалар, бурычка беткән бәйләнеп. К.Насыйри. Ул вакытларда мөселманнар егерме биш миллион чамасы дип хисап ителгән. Г.Камал 2) Фикердә булу, уйлау, санау, исәпләү. Ул аны русларның иң гали мөхәррирләреннән саный, иң зур психологларыннан хисап итә иде... М.Хәсәнов |