ХИСАП и. гар. 1) Берәр нәрсәнең гомуми саны, микъдары яки шул микъдарны билгеләү нәтиҗәсе. Борынгы төркиләр яшәешләрен һәм вакыт хисабын «дөнья яратылган көннән» башлаганнар. Г.Дәүләтшин. Түшәм күзләп яткан көн һәм төннәрнең хисабын югалтып, саннарында адашырлык гомер узган ла! Г.Әдһәмова 2) Нәрсәне дә булса санау, исәпләү эше. Ләкин дөньяда «вазифаи бурыч» дигән нәрсә бар: елап туйгач, кызарган дымлы күзләрен яулык очларына сөртеп, ул янә хисап эшенә ябышты. Н.Әхмәдиев. Хәер, хәзерге вакытта мондый катлаулы хисап эшләрен тиешле программа белән тәэмин ителгән компьютер ике-өч минутта әйләндереп чыгара ---. А.Тимергалин 3) Математиканың исәпләргә өйрәтә торган тармагы; арифметика . Хисап дигән фәнне каян белсен инде ул мескен ай! З.Хөснияр. Хисаптан бишлеләр алган көнне стенадагы календарьның тагын бер бите кызылга буялды. Г.Гыйльманов 4) Акча белән бәйле мөнәсәбәт, исәп-хисап, алыш-биреш, түләү. Мин чәйне җыйдырып, пароход хадиме белән хисабымны бетердем. Ф.Әмирхан 5) Нәрсәнең дә булса саны, исәбе турында язу; керем һәм чыгымны исәпләү нәтиҗәсе; йомгагы. Ул өзек кәгазь алып килеп, Шәмсигә тулы бер хисап күрсәтте. Г.Исхакый. Мин тиз-тиз генә кием кибетебезне тикшердем дә, хисап кенәгәсен алып, базарга чаптым. З.Хәким 6) Эшләнгән эш турында отчёт. Колхоздан – район, районнан Казан хисап таләп итә. Н.Әхмәдиев. Менә, кайткач, хисап ясап йөрим. А.Хәмзин 7) сөйл. Берәр нәрсә хакында кыскача аңлатма, бәяләмә, нәтиҗә. Алып кайткан сызымнарын өстәлгә җәеп салып: – Менә бусы йокы бүлмәсе, монысы ашханә, ял бүлмәсе, балалар бүлмәсе, сейф, – дип хисап биреп бара. Г.Гыйльманов. Ничек яшәвем турында хисап, дисең инде син... Д.Каюмова 8) сөйл. к. счёт ( 2 мәгъ.). Мин бүген үк Автозавод банкында махсус хисап ачтырам. В.Имамов 9) дини Кыямәт көнендә гөнаһлар өчен җавап бирү. Гыймран бин Хөсәеннән килеп ирешкән бер хәдистән Пәйгамбәрнең: «Кайберәүләр Хисап көнендә Мөхәммәд Пәйгамбәр үтенече белән җәһәннәмнән чыгарылыр», – дигән сүзләре билгеле. А.Тимергалин ◊ Хисабы юк Бик күп, санап бетергесез, исәпсез-хисапсыз. Ләкин һаман да аларның өстендә булган куркынычларның хисабы юк. Г.Бубый. Ишегалдында хайванның, кош-кортның хисабы юк. И.Юзеев. Хисап бирмичә (бирмәстән) Уйламыйча; механик рәвештә, кызып китеп. – Китәрбез! – дидем мин, үз сүземә хисап бирмичә генә. М.Җәлил. Бану гына, ни өчен болай эшләгәненә хисап бирмичә, адымнарын акрынайтты, аннары бөтенләй туктап калды. А.Вергазов. Хисапны өзү 1) Араны өзү, кем яки нәрсә белән булса да бәйләнешне, мөнәсәбәтләрне туктату; 2) Расчёт ясау (алу), акча мөнәсәбәтләрен өзү. Риза бул, Котлыбикә. Без хисапны өздек. Т.Гарипова. Андый очракта кулдан акча бирми генә хисапны өзү кирәк. Татарстан яшьләре; 3) Үч алу, үзеңә дошман булган кешене юк итү. Мин бүген качкыннар белән хисабымны өзәчәкмен. Ф.Бурнаш. Хисаптан чыгарылу к. исәптән чыгарып ташлау. Шуны әйтергә кирәк: заманнар үзгәргән саен шәригать хөкемнәрендә дә, әдәптә дә кайбер кануннар хисаптан чыгарыла, яңалары мәйданга килә тора. Ф.Яхин. Хисаптан чыгарып ташлау к. исәптән чыгарып ташлау. Гомер дисбесенә теркәлгән елларның һәркайсы газиз, һәркайсы үз, аларның берсен дә хисаптан чыгарып ташлап булмый. И.Әхмәтҗанов. Хисаптан чыгу Онытылу, мөһимлеге, әһәмияте, кадере югалу. Туган авыл дип лаф орма, алар өчен син юк инде. Күптән онытылган, хисаптан чыккан. Р.Мөхәммәдиев |