ХИСАБЫНА бәйл. 1) Кемнең дә булса акчасына, исәбенә; нинди дә булса чыганак, кеше исәбеннән. Фая күптән инде укуын ташлаган, бүлмәдәшләре хисабына яшәп яткан икән. Г.Бәйрәмова. Мин бит патша хисабына яшәгән рәссам түгел, үз көнемне үзем күрәм. Н.Гыйматдинова

2) Берәр нәрсә урынына, бәрабәренә, исәбенә (алу, файдалану, эшләү һ.б.ш. тур.). Мәкаләне мин төннәр утырып, йокы хисабына яза идем. М.Мәһдиев. Көндезге, кичке аш хисабына артистлар, җырлап, уйнап, шигырь сөйләп, публиканың күңелен ачарга тиеш булалар. Р.Батулла

3) Кемнең дә булса исеменә, адресына карата. Габдулла моны үз хисабына кабул итте. Ә.Фәйзи. Кыз елмаюны үз хисабына алды һәм елмаюга елмаю белән җавап кайтарды. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә