ХИС и. гар. 1) Организмның үзенең физик хәленә карата барлыкка килгән реакциясе, тою сәләте. Көчле ачыгу хисе һәм бертуктаусыз ашыйсы килү, ләкин шул ук вакытта ябыгасы килү теләге, үз-үзеңә ышанмау, үзеңне симез итеп хис итү болар булимия симптомнары. Кызыл таң. Карале, бу эт тә минем кебек сусау хисе белән яна бит, дип, әлеге этне бик жәлли. Шәһри Казан

2) Чынбарлыктагы күренешләргә, вакыйгаларга карата барлыкка килгән психик халәтнең чагылышы. Шул чакта Назимовны әллә нинди бер хис биләп ала: әллә намусы кыйнала, әллә үз-үзенә ачуы килә. Г.Әпсәләмов. Мөселман кешесенең хайванга мәрхәмәтле булуын күреп соклану хисе кичердем. А.Тимергалин

3) Кешенең эчке психик, рухи халәте; чынбарлыктагы тәэсирләргә җавап бирә алу сәләте. Олыгая-олыгая, адәм баласының сөенү хисе тоныгая, диләр. Н.Гыйматдинова. Гаҗәп хәл: минем күңелемдә бернинди икеләнү, борчылу, курку хисе калмады, алай гына да түгел, бөтен гәүдәмне, баш миемне ниндидер бушлык сырып алды. А.Әхмәтгалиева

4) Эчке дулкынлану, күңел ярсуы, дәрт, омтылыш. Моңы искитәрлек булмаса да, хис белән җырлагач, җыры йөрәккә барып җитә. Ф.Яруллин. Аңлашылмаган хисләр ташкыны Рәйханны кабаланырга мәҗбүр итте, ул шушы мизгелдә үк, мине шул кыз белән таныштыр әле, дип, Хәлимгә ябышты. З.Мурсиев

5) Әйләнә-тирәдәге чынбарлык күренешләрен, сәнгать әсәрләрен һ.б.ш.ны аерым бер төрле кабул итә алу сәләте. – Укымышы да булмаган Лотфуллаларга мондый матурлык хисе кайдан килгән? дип сорады ул һәм үзе үк җавап та бирде: Халык күңеленнән! Г.Әпсәләмов. Зур гәүдәле, көрәк куллы Галләмдә юмор хисе бардыр дип башына да китерми иде Барый, карт шаяртырга да оста икән. З.Хөснияр

6) Үзеңнең башкаларга мөнәсәбәтеңне, алар белән бәйле булуыңны, иҗтимагый хәлне һ.б.ш. аңлау, төшенү. «Менә ичмасам минем халкым!» дигән горурлык хисе күңелдә үзеннән-үзе туа! А.Хәсәнов. Үзенең гаять зур тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы, хезмәтен яратуы, хезмәтенең нәтиҗәлелеге өчен олы җаваплылык хисе аны районыбызның иң тәҗрибәле укытучылары сафына күтәрде. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә