ХИРЫС и. гар. 1. 1) Нәфес, комсызлык, комагайлык, саранлык. Бергә башлаганнар әллә кайда югалып калды: кайсы эчеп, кайсы, хирысын тыя алмыйча, «кәкре» эшләр белән абруен югалтты. И.Сабиров. Хирысың аз булса, шатлыгың күбрәк. Безнең мирас

2) Көчле теләк, омтылыш. Һәркем аны үзе өчен янәдән яза. Табигате сораганча, хирысы таләп иткәнчә... Т.Галиуллин. Европага килү теләге, хирысы шул кадәр көчле ки, җирле халыкның якты чырай белән каршы алмавы да туктатмый аларны. Шәһри Казан

2. с. мәгъ. 1) Комсыз, комагай, кызыгучан, нәфесле. Безнең әни малга хирыс кеше түгел иде, нинди авыр сугыш елларында да ул әйберләрне исенә дә алмады. Ә.Сафиуллин

2) Нәрсәгә дә булса көчле омтылышы булган, сәләтле, оста, һәвәс. Сәүдәгә һәм телләр өйрәнүгә хирыс халык буларак, яһүдләр тиз арада Хазарстанның төп халкын тәшкил иткән төркиләр белән туганлашып китәләр. М.Хәбибуллин

3. хәб. функ. 1) Һәвәс, оста булу. Элек болай ук түгел иде, хәзер яшьләр киемгә бик хирыс. Г.Әпсәләмов. Безнең авыл халкы бер-берсенә кушамат куярга хирыс. Г.Шәйхиева

2) Нәфесле булу. Борчылуым шуннан иде: Халитнең мин укырга бик хирыс булмавын, фәнни тармакны бөтенләй дә күз алдына китерә алмавын, бик сай фикерле булуын яхшы беләм. Н.Акмал. Ләкин шул ук вакытта биредә кешеләрнең акчага бик хирыс икәнен атлаган саен тоеп торасың. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә