ХИРУРГИ’Я и. гр. 1) Медицинаның хирургик манипуляция ясап дәвалана торган авыруларны өйрәнә һәм операция ясау ысулларын, чараларын, тәртибен эшли торган тармагы. Кайчандыр хирургия өчен тыелган, хирург пычагы кагылырга рөхсәт ителми торган чикләр бүген әллә кайда артта калдылар инде. Г.Әпсәләмов. Хәзер медицина көчле, хирургия могҗизалар тудыра, йөрәккә кадәр күчереп утырталар. Ф.Яруллин 2) Әлеге фән нигезләрен өйрәтә торган предмет. Институтта ул хирургия кафедрасын алып бара. Г.Әпсәләмов // сөйл. Шул предмет буенча дәреслек. Кулыма «Хирургия» китабын алып, «Панариций» темасын укып караган идем, телсез-өнсез калдым. Н.Фәттах 3) Авыруны, чирне операция ясап дәвалау. – Моңа лазер хирургиясенә күчү нәтиҗәсендә мөмкин булачак, – дип аңлата үзәкнең офтальмология бүлеге мөдире Искәндәр Бәширов. Т.Нәҗмиев. Чынлыкта Алмаз аңа үзенең хирургиягә, медицинага бирелгәнлеге белән ошады. Ә.Сәйфетдинов 4) Хастаханәнең хирургик операцияләр ясала, хирургик ысуллар белән дәвалау алып барыла торган бүлеге. Консультациягә яңадан хирургиянең дежур врачы Аллаяровны чакыралар. С.Сөләйманова. Фаилне хирургиягә җилкәсен тегәргә алып менеп киттеләр. В.Гали |