ХИРУ’РГИК с. 1) Хирургиягә мөнәсәбәтле; хирургиягә караган. Аннары савыктыру өчен хирургик ысулны сайлап алды һәм бөтен осталыгын җигеп эшкә кереште. Т.Әйди. Беренче баласын ярып алган аналарны икенче йөклелектә дә хирургик юл көтә. Ирек мәйданы 2) Хирургиядә кулланыла торган; операция вакытында файдаланыла торган. Без, хирургик микроскоплар юк чакта да, Ходаяровның гаҗәеп оста операцияләр ясавына, аларга җентекләп әзерләнүенә соклана идек. Т.Әйди. Ул кулларда – куәтле краннар, --- хирургик инструментлар, балалар уенчыклары, җылы шәлләр. Кызыл таң 3) Хирургия юлы, чаралары белән башкарыла торган. Хирургик операциядән соң яралары бик озак төзәлә. М.Вәлиев. Ябыгу өчен чыгарылган медицина препаратларын исә 15 яшьтән генә кулланырга рөхсәт ителә, яшүсмергә хирургик операцияләр турында инде уйлыйсы да юк. Ватаным Татарстан |