ХИ’ППИ и. ингл. 1) 1960 елларда АКШнда барлыкка килгән, табигый матурлыкка, чисталыкка, иреккә өстенлек биргән фәлсәфә һәм субкультура; шундый принциплар белән яши торган яшьләр агымы. Хиппи агымы шулкадәр популяр булган ки, хәтта аларның аерым шәһәрчекләре дә барлыкка килгән. Ватаным Татарстан. Яшьләрнең һәртөрле субкультуралары (готлар, эмо, рокерлар, хиппи), музыка акырту, киенү үзенчәлекләре, виртуаль социаль челтәрләрдә аралашу – болар барысы да яшь кешенең җәмгыятьтәге оригиналь позициясен күрсәтүгә омтылышы. Сөембикә

2) Шул субкультура вәкиле. Хиппилар иске-москы, тузган чалбар киюне затлы киемнән артыграк күрәләр! И.Юзеев. Болар барысы Стрит урамында, элек ул урам гөрләп торган, диләр, --- соңыннан бу урамда хиппилар күренә башлаган, алар атаманлык итәргә керешкәннәр, халыкка ул ошамый, урам инде элекке данын югалта бара. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә