ХИНКА’ЛИ и. груз. Камыр эченә тартылган ит, суган, тәмләткечләр салып, өстен бөреп ябыштырып, суда пешерелә торган, эре пилмәнгә охшаш кайнар ашамлык (аеруча Алгы Азия һәм Кавказ халыкларында популяр). Автовокзал биләмәләрен карап йөри торгач, арт якта ул шашлычныйга барып төртелде, шунда ук кулдан гына хинкали да сата иделәр, анысын, мөгаен, якындагы йортларда пешерәләрдер инде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә