ХИНИН и. нем. махс. Хина агачы кабыгыннан әзерләнә һәм медицинада кулланыла торган ак төстәге бик ачы порошоксыман дару. Җүнләп кирәге булмаса да, карт провизордан, бөтенләй ят-чит тавыш белән, үзенең актык акчасына хинин, аспирин сорый. Г.Ибраһимов. Ә 1936 –1937 елларда үзенең төп белгечлегеннән, ниһаять, кыска гына вакыт рәсми төстә файдаланып ала: Сәмәрканд өлкәсенең Жизак шәһәрендә чәчәк салучы (оспопрививатель) һәм хинин белән дәвалаучы булып эшли. Р.Әмирхан |