ХИ’НА АГАЧЫ и. бот. Мареначалар семьялыгыннан кабыгыннан буягыч матдә алына торган мәңгеяшел тропик агач; русчасы: хинное дерево. Хина агачының кабыгы тропик илләрне яулап алган бик күп колонизаторларның – голландиялеләрнең һәм инглизләрнең тормышларын коткарып калган. Н.Верзилин. Африкада һәм Австралиядә үсә торган үсемлекләр, мәсәлән, пальма, сәрби һәм шешә агач белән беррәттән, аларның Көньяк Америкага гына хас төрләре – каучуклы гевея, какао һәм кабыгыннан дару ясый торган хина агачлары бар. Материклар һәм океаннар географиясе |