ХИ’МИЯЛӘШТЕРҮ ф. Химия фәне казанышларын, химик эшләнмә, химик юл белән эшкәртү методларын техникага, сәнәгать өлкәсенә һәм авыл хуҗалыгына кертү, куллана башлау. Фатих Хәлил улы Минушев райбашкарма председателе, Арча, Әтнә якларын химияләштергән галим. Г.Ахунов. Билгеле инде, без газиз җиребезне химияләштерергә тотындык. Җ.Дәрзаман

Химияләштерә башлау Химияләштерергә тотыну. Егерме-утыз ел элек химияләштерә башлаган иделәр – менә нәтиҗәсе ---. Кызыл таң

Химияләштереп бетерү Тәмам химияләштерү; барысын да һәм күп итеп химияләштерү. Бөтен нәрсәне тәмам химияләштереп бетерделәр инде. М.Садыйков. Бүген без авыл хуҗалыгы белән азык-төлек промышленностен гына түгел, гомумән, бар нәрсәне дә: торакны, җиһазны, кием-салымны, савыт-сабаны химияләштереп бетердек. Татарстан яшьләре

Химияләштереп җибәрү Тиз арада химияләштерү; бераз химияләштерү. – Башкалар кебек, син дә химияләштереп җибәр, кемнән куркасың? – диде ул дорфа гына. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә