ХИ’МИЯ и. лат. 1) Матдәләрнең составларын, эчке төзелешләрен, үзенчәлекләрен һәм бер матдәнең икенче матдәгә әверелүен өйрәнә торган фән. – Биологияне, химияне яхшы белгәнгә түгел, аз сүзле булган өчен мине лабораториягә алдылар, – дип көлгәли ул. А.Гыйләҗев. Абдуллин Илдар Габделфәрт улы – галим, химия фәннәре докторы. Г.Мөхәммәтшин 2) Әлеге фән нигезләрен өйрәтә торган предмет, дәрес. – Менә монда, – диде ул, газетага кулы белән сугып, – инженер-химик кирәк, дигәннәр, менә монысында, химиядән укытучы кирәк, дип язганнар. А.Алиш. Химиянең китабы да, дәфтәре дә килмәгән икән. А.Әхмәтгалиева // cөйл. Шул предмет буенча дәреслек. – Химияне онытып калдырганмын бүген, синекен алып торыйм әле, – дип елмайды партадашым. Мәйдан 3) Әлеге фәнгә нигезләнеп, төрле органик һәм органик булмаган матдәләрне эшкәртү, шулардан төрле химик эшләнмәләр җитештерү сәнәгате; әлеге сәнәгатьнең бер тармагы; шундый завод, фабрика, предприятие. Рәшат башлаган күңелсезлектән соң, мин Казаннан китеп торырга карар иттем. Яңа якларга. Я нефтькә, я химиягә. А.Гыйләҗев. «Өченче илләр»дәге кебек үк, төп басым чимал сатуга, химияне үстерүгә һәм армияне ныгытуга ясала. Р.Хәкимов 4) җый. cөйл. Химик, гомумән, табигый булмаган кушылмалар, материал, чимал һ.б.ш.лар. Министр очырта тора, утлы төпчекләр литерлы поезд вагонының яртылаш химиядән генә торган почмакларына барып-барып төшәләр. А.Гыйләҗев 5) җый. cөйл. Авыл хуҗалыгында, бакчачылыкта һ.б.ш. тармакларда кулланыла торган химик юл белән эшләнгән препаратлар; ашлама; дару. Сугару киң кулланыла, әмма бернинди химия дә кертелми. Р.Фәизов. Берничә ел элек Русия халкы Көнбатыштан килгән җиләк-җимешкә, азык-төлеккә ябырылды, үзенекеннән йөз чөерде, хәзер читтән килгән ашамлыкларның химиягә, тагын әллә ниләргә манчылганын аңлап, үзенекен сагына башлады. Т.Галиуллин 6) сөйл. Дәвалауның химик методлары; яман чирләрне дәвалауда кулланыла торган бик көчле дарулар, препаратлар. Казаннан, рак авырулары шифаханәсеннән, чираттагы «химия белән бомбардировкадан» кайтышыбыз. А.Хәсәнов. Химия алганнан соң чәче коелып бетеп, ап-ак чырайлы мәрмәр таш сынга охшап калган хатынын күргәч, чирканып карап торган йөзе хәзер дә хәтерендә. З.Кадыйрова 7) Көндәлек тормышта, бигрәк тә юу, чистарту, агарту кебек эшләрдә кулланыла торган, химик юл белән ясалган матдәләр. Ыгы-зыгылы һәм пычрак һавалы шәһәрдән, хлорлы судан, көнкүреш химиясен кулланудан балаларны берничә атнага гына булса да азат итәргә кирәк. Өмет. Экологик яктан чиста продукт кына ашап калмыйча, өй җыештырганда да мөмкин булганча химия кулланмаска кирәк. Шәһри Казан 8) Химик корал. Ярый, химия кулланып һава сугышы да булды, ди. А.Толстой 9) cөйл. Чәчне химик юл белән бөдрәләтү ысулы. Әлә-лә, бөдрәләрем турая, име. Химия ясаттырырга, име. Н.Гыйматдинова. Чәч кистереп, җиңелчә химия дә ясатып кайткач, бигрәкләр дә чибәрләнеп китте. З.Мансур 10) cөйл. Исертә, аңгырайта, үзәк нерв системасын зәгыйфьләндерә торган матдә; наркотик. Казан яшүсмерләре хәзер шушы химияне кулланып кәефләнә икән. Безнең гәҗит |