ХИМИКАТЛАР и. күпл. махс. 1) Химик препаратлар, реактивлар һәм химик эшләнмәләр. Аннары, күпчелек өлеше судан торган нефтьне бераз чистарту нияте белән, нефть катламына химикатлар җибәрә башладылар. Ф.Яруллин. Шуңа күрә химия заводында, капчыкка төялгән химикатлар арасында, калькулятор төймәләре шыкылдатып кына утыруны җене дә сөйми Зиннур Миңнуровичның, моны үзе өчен артык вакчыллыкка да саный. Җ.Юныс 2) Химик юл белән җитештерелеп, көндәлек тормышта кулланыла торган эшләнмәләр. – Халык чистарды хәзер, керне химикатлар белән генә агарта, – ди ул, эш ансатлашуга сөенеп. Ш.Галиев. Төрле химикатлар белән чәчләрен көйдереп бетерәләр дә ярым пеләшкә әйләнәләр! А.Гыйләҗев |