ХИ’МИК II с. 1) Химиягә мөнәсәбәтле, химиягә бәйләнешле булган; химия кулланылган, химия матдәләре кулланылып башкарыла торган. Хәзер исә авыр һәм катлаулы җир катламнары белән эш итәргә, элеккеге «үле» ятмаларга җан кертү өчен, аларны термик һәм химик ысуллар белән эшкәртү кебек яңа алымнарны киң кулланырга вакыт җитте. М.Зарипов. Киләсе елда химик җитештерүгә, урман эшкәртүгә, машина төзүгә бәйле берничә мегапредприятие төзи башлаячакбыз. Кызыл таң 2) Химия өлкәсенә караган, химия фәне өйрәнә торган. Һәм уртага ике егетне чакырып, химик элементлар турында әңгәмә корырга тәкъдим итте. М.Маликова. Кем белә, киләчәктә кем тарафыннан да булса аның суы зур химик анализ үткәрелеп тикшерелер дип уйлыйм. Р.Зарипов 3) Химия юлы белән эшләнгән, химик препаратлардан җитештерелгән. Бала чактан ук авыл исенә, кыр-болыннар, мәһабәт урманнар исенә күнеккән борынга бөтенләй үзгә, химик матдәләр исе килеп бәрелде. Җ.Дәрзаман. Татарстан җитәкчеләре хәзер Минзәлә төбәгендә зур химик ашламалар комплексы кору турында сүз алып бара. М.Әхмәтҗанов |