ХИ’МИК I и. лат. 1) Химия белгече; химия белән шөгыльләнүче галим. Араларында химиклар да, физиклар да, математиклар да, астрономнар да була. Р.Мостафин. Мәрьям эскизы буенча анда кулына колба тоткан егет сурәте булып, биредә химиклар яшәгәнен күрсәтеп торырга тиеш иде. М.Маликова

2) Химия сәнәгате хезмәткәре. Шуннан бирле һәр җәй саен бу коллектив авылларга, химиклар янына, КамАЗга бара. Ч.Бәхтиярова. Татарстанның яңа химиклар каласы химкомбинаттан шактый ерак урнашкан икән, монда химия төтеннәре килеп җитми. Казан утлары

3) сөйл. Химия укытучысы. Ә инде чәчен чәчкә пединститут тәмамлаган берәр тарихчы, математик, химик, географ белән бәйләсә, нинди перспектива көтә? А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә