ХИМЕ’РА и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә: авызыннан ут чыгара торган арыслан башлы, кәҗә гәүдәле, елан койрыклы мифик зат. Бу җирләрдә арыслан башлы, кәҗә гәүдәле, аждаһа койрыклы, ут төкерүче Химера яшәгән, ди. Сөембикә 2) биол. Генетик яктан төрле төр күзәнәкләрдән гыйбарәт организм. Еш кына химераларны декоратив максатларда кулланалар 3) зоол. Химерачалар семьялыгыннан тропик, урта пояс диңгезләрендә яшәүче кыска түгәрәгрәк танаулы балык. Химералар Һинд, Атлантик һәм Тын океан суларында яшиләр, шулай ук аларны 1000 – 2500 метр тирәнлектәге диңгезләрдә дә очратырга мөмкин. Хайваннар дөньясы 4) арх. Готика стилендәге биналар түбәсенә ниндидер аерым кимчелекне гәүдәләндерүче буларак урнаштырылган хыялый җанвар сыны 5) күч. Чынга ашмаслык идея, сәер фантазия, абсурд. Аңа ирешү юлындагы хезмәт әллә нинди сихри көчкә, әллә нинди химерага һәм шул тискәре зарядлы ясалма һәм уйдырма нәмәстәкәй кумирга әйләндерелә икән, бу инде батырлык түгел, шәхес культына җир эшкәртү, шул туфракны химик әзерләү генә. М.Гайнетдинов. Аңлатып торуның кирәге бар микән «химера» сүзенең татарча мәгънәсен? «Тузга язмаган ахмаклык» кебегрәк аның мәгънәсе. Ф.Баттал |