ХИМАЯЧЕЛЕК и. 1) Химаяче булу хәле. Хатын-кыз химаячелеге сезнең ирлек горурлыгыгызга тисә, язып барырсыз. Р.Батулла

2) Химая итү эшчәнлеге. «Россия ислам дөньясы» химаячелегендә уздырылган бу мәҗлеснең («Түгәрәк өстәл»нең) көн тәртибендәге төп мәсьәлә Ч.Айтматов мирасын мәдәниятләр багланышы яссылыгында карау иде. Мәдәни җомга. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан президенты химаячелегендә оештырыла. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә