ХИМАЯСЕЗ с. 1. Яклаучысы, саклаучысы булмаган; ярдәм итүчесе булмаган. Эссе ком сахраларында сусызлыктан хәле бетеп җиргә егылган, ерткычлар алдына ташланган бер химаясез, көчсез кошчык кебек рәнҗетелгән йөрәгемнән өзелеп чыккан: «Ярдәм, ярдәм!» – дигән авазымның соңгы сулышларыма кадәр нинди дә булса бер мәрхәмәт иясенә килеп ирешер өмиде белән, бу мәкаләне милләт нәзаренә тәкъдим итәм. З.Бурнаши. Кайсы якка гына колак салма, гөрс тә гөрс җир селкетеп химаясез шәһәрләрне җимерде, тын авылларны яндырды, тузанлы юллар буйлап төркем-төркем качып баручы хатын-кыз, бала-чагаларны кырып йөрде, хәтта ялгыз кешеләрне куып йөрүдән дә тартынмады. Ә.Еники

2. рәв. мәгъ. Яклаучысы булмый торып, ярдәм итүчесе булмаган килеш. Химаясез фирма ачу. Химаясез башкарып чыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә