ХИ’ЛЕР и. ингл. 1) Филиппин утрауларында хирургия әсбаплары кулланмый гына операция ясаучы яисә гадәти булмаган биоэнергетик сәләт, дога, өшкерү һ.б. ярдәмендә дәвалау сәләтенә ия дип фаразланган табиб; гомумән шундый кеше. Малай, бу вакыйгадан соң, Аргентина хилерлары турында видеокассета караган. Ватаным Татарстан. Казан хилеры беренче авыру янына килеп басты. Татарстан яшьләре 2) Компьютер уеннарында яисә берничә кеше уйный торган өстәл уеннарында башка уенчыларны һ.б. элекке хәленә кайтара, дәвалый яисә коткара ала торган уенчы |