ХИЛАФЛЫ’К КЫЛУ ф. к. хилафлык итү. Яклавыма һич мохтаҗ булмаса да, дөреслеккә хилафлык кыла алмыйм: без бит әле Казан арты туфрагының ташлы гына түгел, ашлы да икәнлеген беләбез; һөнәре барга көн күрсәткән, ил табынына куярлык икмәк, ил күрке булырлык тырыш кешеләр үстереп килгән як ич бу! М.Вәлиев. Шул чагында Нурмөхәммәтнең җаны хилафлык кылды: куркуыннан ул дустын ташлап качты. З.Мурсиев |