ХИЛАФЛЫ’К ИТҮ ф. Нәрсәгә дә булса каршы килеп эш итү; каршы бару; киртә кую; гомумән каршы булу. Әмма алар арасында аерма бар: кеше – табигать матурлыгына хилафлык итүче, аны кыручы, туздыручы, утка тотучы, ә сандугач, киресенчә, шул гүзәллеккә мәдхия укучы, ямь өстәүче, аны данлап сайраучы, кешеләр күңелендә изге тойгылар уятырга тырышучы. С.Поварисов. Димәк, бу очракта намусына хилафлык итәргә мәҗбүр. Ф.Галимуллин |