ХИЛАФЛЫК и. Каршылык, каршы килү, туры килмәү. Хәбир хезмәт абруена берәр төрле хилафлык булмасын дип курка иде, чөнки болай да, һәркемнең агын, карасын дигәндәй, нечкә иләктән үткәрә торган чак. Х.Камалов. Мин депутат буларак кына түгел, ЖЭУ начальнигы буларак та әйтәсем килә: латин графикасына күчү кемгә ничектер, ә минем сантехникларыма бернинди хилафлык китермәячәк. З.Хәким |