ХИЛА’Ф ИТҮ ф. Каршы килү; нәрсәгә дә булса каршы килерлек, килешмәслек, ярамаслык эш эшләү. Ә инде дуслыкка хилаф итүне җене сөйми. С.Поварисов. Җаныңа хилаф иткәнче Җансызга хилафлы бул, Усаллар телгә килгәнче, Син инде ала бар юл. Ф.Яхин