ХИЛАФ с. гар. 1. Ярамый торган, каршы килә торган, тискәре. Халкыбызның йөз суын түкмик, хилаф эш кылмыйк. М.Хәсәнов. Ахры, ул Вәзиханың берәр хилаф ягын белә иде бугай. Х.Камалов

2. хәб. функ. Туры килми, килешми; каршы килә. Бу табигать законына хилаф. Минем язганнарым тормыш чынлыгына хилаф түгелме? Ф.Хатыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә