ХИКМӘТЛЕ с. 1. 1) Серле, тылсымлы; серле итеп эшләнгән. Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен. М.Хәбибуллин. Карасаз эчендә зәмһәрир суыкларда да боз катмаган хикмәтле күл бар, һәм анда ел саен ике-өч пар үрдәк кыш кышлый иде. Н.Гыйматдинова

2) Тирән мәгънәле; акыллы, зирәк. Минем башка сыеп җитмәстәй тирән мәгънәле, эчендә ниндидер бөек серләр яшергән шушы хикмәтле сүзләр мине бөтенләй әсир итте, дулкынландырды. Г.Бәширов. Атай, мәрхүм, хикмәтле бер сүз әйтеп калдырган иде. В.Имамов

3) Гаҗәеп, үзенчәлекле, сокланырлык. Ә менә теге якта гади кешеләр турында кайгыртып, аларның тормышын җиңеләйтү йөзеннән гаҗәп хикмәтле нәрсәләр уйлап таба бирәләр. Д.Гыйсметдин. Һаҗәр күбрәк бүлмә бизәү белән мәшгуль булды: кулы кәгазьдән әллә нинди хикмәтле сурәтләр ясарга килешеп тора икән. А.Әхмәтгалиева

2. рәв. мәгъ. Хикмәт белән; серле итеп. Касыйм үзенең хикмәтле сөйләшә алуына үзе дә сокланып куйды. Т.Әйди. Ул исем, Хәмит Хәеровичның авызыннан чыкканда, нигәдер хикмәтле яңгырый һәм хатын-кызны сихерләү көченә ия була. Ф.Яхин

3. хәб. функ. Кызык, гаҗәп, искитәрлек булу; үзенчәлекле булу, мөһим булу. Шунысы хикмәтле: телебездәге иң кадерле, олы йөрәкле сүзләр, ут-ялкынын тирәнгә, бәгыренә кысып, нибары өч авазга сыйган: Җир. Күк. Кан. Тән. Җыр. Моң. Җан. Рух. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә