ХИКМӘТЛӘ’Ү ф. сөйл. Берәр нәрсә эшләү, китереп чыгару; хикмәт чыгару; нәрсәне дә булса башкача, үзенчәлекле, серле итеп эшләү. Слесарь башың белән, чёрт знает, нәрсәләр хикмәтлисең! Ш.Камал. Мәкальләре исә үзенчә хикмәтли: «Алманың асылын корт Гайсә Хөсәенов ашый», – ди. Г.Хөсәенов

Хикмәтләп алу Тиз арада хикмәтләү. Берәр нәрсә хикмәтләп алырга кирәк икәнен дә аңлыйм инде дә, вакыт җитми бит ---. Кызыл таң

Хикмәтләп җибәрү Бераз хикмәтләү; аз гына хикмәтләү. Хикмәтләп җибәрсәң, менә дигән уенчык була бу малаеңа. М.Вәлиев

Хикмәтләп карау Булдыра алу-алмавын сынау, тикшерү өчен хикмәтләү; хикмәтләргә тырышу. Ниләр хикмәтләп карамадым: керәчин белән юдым, кер парашугы белән ышкыдым – рәтләнмәде бичара. А.Гыйләҗев

Хикмәтләп кую Алдан ук хикмәтләү; тиз арада хикмәтләү. Ай башына хәтле үзегезгә фатир табып хикмәтләп куйсагыз, яхшы булыр иде. К.Тинчурин

Хикмәтли башлау Хикмәтләргә тотыну. Янгынчылар, футболчылар белән җитез генә ярышкан сыман, машиналарыннан шыбырдашып коелдылар да, озын эчәкләрен сүтә-сүтә, кыр яны судьяларына комачаулап хикмәтли башладылар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә